Яңалыклар
25.05.2023
Авыр югалту
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты коллективы авыр югалту кичерә. 2023 елның 23 маенда хезмәттәшебез һәм дустыбыз Хәбибуллин Алмаз Рәшит улы вафат булды. Без, ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре, чиксез кайгы кичерәбез һәм Алмаз Рәшит улының гаиләсе, дуслары һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз.
Һәрберебез күген күкрәтте бу хәбәр -
Яшен суккан кебек итте барыбызны...
Мәңгелек йортка озаттык якын кешебезне
Иң яхшы кешене – Алмазыбызны...
Гаҗәеп Кеше иде Алмаз (“иде” дияргә тел бармый),
Рухы, яктылыгы яшәр безнең арабызда.
Сүзебездә, хәтерләребездә,
Үсеп килгән улында, кызында...
Ярдәме тимәгән кеше калмагандыр -
Ул – без белгән иң ярдәмчел кеше иде.
«Алмаз» - дисәң, башта елмаюы,
Аннан үзе килеп керер иде.
Якты итеп, матур итеп яшәде ул –
Яшәеше – мәңге нурга тигез.
Урыны оҗмах түрләреннән булсын иде,
Дога булып барсын иде һәр сүзебез.
