Яңалыклар
04.05.2023
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды.
2023 елның 4 маенда ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Абрек улы Гыйльмуллин һәм ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Булат Эрнст улы Хәкимов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә чыгыш ясадылар.Спикерлар «Татсофт» тәрҗемә сервисының үсеш планнары турында сөйләделәр һәм «Татар тавышы» телеграм-ботын журналистларга тәкъдим иттеләр.
Матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясен "Татар-информ" агентлыгы сайтында карарга була: https://tatar-inform.tatar/conferences/tatsoft-t-r-em-servisyny-sesh-plannaryna-bagyshlangan-matbugat-hyyaly-5852119
