Яңалыклар

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында "Татсофт" тәрҗемә сервисын үстерүгә багышланган матбугат конференциясе була. 03.05.2023

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында "Татсофт" тәрҗемә сервисын үстерүгә багышланган матбугат конференциясе була.

4 майда 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында "Татсофт" тәрҗемә сервисын үстерүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.

 Матбугат конференциясенең кунаклары - ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры, физика-математика фәннәре кандидаты Ринат Гыйльмуллин һәм ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты Булат Хәкимов.

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм барлык теләүчеләр үзләренең сорауларын WhatsApp мессенджерында +7(927) 037-91-10 номерына алдан җибәрә алалар.
 Шулай ук теләүчеләр сорауларын онлайн-видеога шәрехләүләрдә бирә ала.

Возврат к списку