Яңалыклар
28.04.2023
Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре «Компьютер лингвистикасы: проблемалар һәм перспективалар» фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
28 апрельдә Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре А.Р. Гатиатуллин, Н.А. Прокопьев, Р.А. Бурнашев, М.Р. Галимов Ташкент шәһәрендә Алишер Нәвои исемендәге Үзбәк теле һәм әдәбияты университеты базасында узган «Компьютер лингвистикасы: проблемалар һәм перспективалар» фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Институт хезмәткәрләре «Төрки морфема» порталы: белем графлары» һәм «Диалектолог» геомәгълүмат системасын проектлау» дип аталган докладлар белән чыгыш ясадылар.
