Яңалыклар

Татарстан Республикасы яшьләр фәнни грантлары конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз! 19.04.2023

Татарстан Республикасы яшьләр фәнни грантлары конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз!

ТР Фәннәр академиясе Президиумы 2023 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы яшьләр фәнни грантлары һәм премияләре конкурсында җиңүчеләрнең исемлеген раслады.
 Конкурс нәтиҗәләре буенча аерым фәнни төркемнәр арасында ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Бурнашев Рөстәм Арифович җитәкчелегендәге "Геомәгълүмат технологияләрен кулланып диалектлар турында мәгълүматны визуальләштерү өчен программа кушымтасын эшләү" проекты җиңү яулады. 
 Бурнашев Рөстәм Арифович һәм Галимов Мансур Радиковичны җиңүләре белән котлыйбыз һәм хупланган проектны тормышка ашыруда уңышлар телибез!

Возврат к списку