Элмә такталар турында

Элмә такталар турында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 30 сентябрендә кабул ителгән № 743 карары нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, аларга караган учреждениеләр, дәүләт унитар предприятиеләре, җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре һәм оешмаларының исемнәрен чагылдырган элмә такталардагы текстларның орфография һәм пунктуация кагыйдәләренә туры килүен, элмә такталардагы текстларның татар һәм рус телләрендә үзара тәңгәллеген тикшерү Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә йөкләнә.

Элмә такталардагы текстларны тикшертү өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә элмә такталарның татар һәм рус телләрендәге текстлары беркетелгән рәсми хат җибәрү сорала.

Рәсми хат һәм текстлар Татарстан Республикасы Электрон хөкүмәте ярдәмендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты яисә Г. Ибраһимов исеменедәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры исеменә юллана.

Югарыда телгә алынган карар нигезендә, элмә такталарның текстлары тикшерүгә түбәндәге очракларда җибәрелә:

– яңа башкарма хакимият органы оештырылганда;

– башкарма хакимият органына караган оешма төзелгәндә;

– башкарма хакимият органының, аңа караган оешманың исеме үзгәртелгәндә;

– башкарма хакимият органы, аңа караган оешмага элмә такталарның татар һәм рус телләрендәге текстлары үзара тәңгәл килмәве, яисә аларның орфография һәм пунктуация кагыйдәләренә туры килмәве турында мәгълүмат кергән очракта.

Эксперт бәяләмәсе дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать кабул ителгәннән соң 30 көн эчендә җиткерелә.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе элмә такталардагы татар телендәге текстларның орфография һәм пунктуация кагыйдәләренә туры килүен, аларның рус телендәге текстлар белән тәңгәллеген тикшерә. Башка телләрдәге текстларга экспертиза үткәрү һәм элмә такталарның тышкы ясалышы, урнаштырылуы белән бәйле техник мәсьәләләр оешманың вәкаләтләренә керми.

Татар телендәге элмә такталарның лингвистик эшләнеше белән бәйле төп принциплар сайтта урнаштырылган «Татар теленең Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак рәсми элмә такталарда кулланылышының принциплары һәм кагыйдәләре» методик белешмәсендә аңлатыла.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен (843) 590-55-93 номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Постановление КМ РТ №743 от 30.09.2017г. Об обеспечении соответствия текстов вывесок с наименованиями исполнительных органов государственной власти Республики Татарстан, подведомственных им учреждений, государственных унитарных предприятий Республики Татарстан правилам орфографии и пунктуации, идентичности текстов вывесок на татарском и русском языках.