Сафаров_Р.

Сәфәров Р. Т. Татарча-русча хәрби лексика сүзлеге / Ринат Сәфәров. – Казан: ТӘһСИ, 2017. – 112 б.

Сүзлек сугыш тематикасы белән бәйле 1000 нән артык лексик берәмлекне эченә ала. Материалның күпчелеген иске әдәбиятта, мәкаль-әйтемнәрдә, тарихи романнарда чагылыш тапкан хәрби сүзләр тәшкил итә. Рус теле аша кереп, хәзерге татар телендә үзгәрешсез кулланылган хәрби терминнар бик чикле күләмдә генә бирелде. Сүзлек тел белгечләре, тарихчылар, музей хезмәткәрләре, тәрҗемәчеләр, журналистлар өчен файдалы белешмәлек булыр дип көтелә. Ул гади укучының игътибарын да җәлеп итәргә мөмкин.