Лексикология_2

Татар лексикологиясе: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев; ред. Г.Р. Галиуллина. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 392 б.

Монография – Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында тормышка ашырыла торган «Татар лексикологиясе» проектының икенче томы. Әлеге хезмәттә татар теле сүзлек составының килеп чыгышы, генетик катламнары тасвирлана; сүзлек составы кулланылыш даирәсе ягыннан өйрәнелә: гомумкулланылыш сүзләре, чикле кулланылыштагы лексиканың территориаль һәм иҗтимагый яктан бүленгәнлеге, аларның төрләре, функциональ мөмкинлекләре, татар теленең терминологиясе мәсьәләләре хәзерге тел белеме казанышларына нигезләнеп бирелә. Татар теленең сүзлек составы экспрессив-стилистик яктан характерлана, кулланылыш активлыгы турында мәгълүмат бирелә.

Хезмәт тел белгечләренә, аспирантларга, студентларга һәм татар әдәби теле белән кызыксынган киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.