ТС_1

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I том: А–В. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – 712 б.

Татар теленең күп томлык фундаменталь аңлатмалы сүзлеге – күләме һәм эчтәлеге белән мондый төр сүзлекләрдән иң зурысы һәм тулырагы. Ул татар тел белеме, тюркология һәм гомуми лексикографиянең ирешкән уңышларын, уңай тәҗрибәсен исәпкә алып төзелде.

I томда барлыгы 11 меңгә якын сүз һәм 2 меңнән артык фразеологик берәмлек теркәлде. Төп фигыль оясында мәгънә төсмерләренә ия булган тезмә фигыльләр дә исәпкә алынды. Сүзлек хәзерге татар әдәби теленең киң кулланышта йөргән актуаль лексикасы һәм фразеологиясеннән, төрле фән һәм хуҗалык тармакларына караган термин, атамалардан гыйбарәт. Анда соңгы вакытта татар теленең үз мөмкинлекләре исәбенә ясалып, кулланышка кереп киткән неологизмнар, кабат торгызылган сүзләр, телне баетырдай диалектизмнар, алынмалар да чагылыш тапты.

Сүзлек киң катлау укучыларга гамәли кулланма буларак тәкъдим ителә. Ул, беренче чиратта, филолог галимнәр, тюркология белгечләренә юнәлдерелгән. Югары уку йортлары укытучылары һәм укучылары, матбугат, радио, телевидение хезмәткәрләре, тәрҗемәчеләр өчен дә файдалы белешмә булып хезмәт итәчәк. Ул татар телен өйрәнүчеләр, туган телне һәрьяклап үзләштерергә теләүчеләргә ярдәмлек-кулланма да була алыр.