Сабитова_аннотация

Сабитова И.И. Татар теленең сүзьясалыш сүзлеге: «кеше» тематик төркеменә караган лексика / И.И. Сабитова. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – 160 б.

Бу сүзлектә татар телендәге «кеше» сүзенә караган лексик берәмлекләр сүзьясалыш ояларына туплап бирелде. Ояларда урнашкан ясалма сүзләрнең ал­фавит тәртибендә аерым исемлеге дә тәкъдим ителде. Һәрбер ясалма сүз үзе урнашкан ояның нумерациясенә туры килгән индекс белән урнаштырылды. Хезмәт татар филологиясе галимнәренә, укытучыларга, студентларга, мәктәп укучыларына тәкъдим ителә һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дә уңайлы кулланма була ала.