Гарипова_Л.

Хатларымны халкым саклар, югалтмас (Ибраһим Салаховның шәхси архивыннан) / төз. Л.Ш. Гарипова. – Казан: ТӘһСИ, 2017. – 304 б.

ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә күренекле татар язучысы, шагыйрь Ибраһим Низаметдин улы Салаховның (1911–1998) шәхси фонды саклана. Анда язучының автобиографик язмалары, тормышына һәм иҗатына караган документлар, әсәрләренең кулъязмалары тупланган. Фондның зур өлешен хатлар алып тора (3000 гә якын). Алар арасында күренекле язучылар, И. Салаховның иҗаты һәм сикәлтәле язмышы белән кызыксынучыларның төрле елларда язылган хатлары саклана. Китапта аларның бер өлеше укучылар игътибарына тәкъдим ителә.