Томск_аннотация


Милли-мәдәни мирасыбыз: Томск өлкәсе татарлары. – Казан, 2016. – 432 б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; ундүртенче китап).

«Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» дигән сериядә дөнья күргән бу китап Томск өлкәсендәге татар авыллары тарихы, бу яктагы гореф-гадәтләр һәм тел үзенчәлекләре турында бай мәгълүмат бирә. Анда шулай ук җирле осталарның кул эшләре һәм халык талантларының көй-сүз иҗаты белән дә танышырга мөмкин. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең тикшеренүләренә нигезләнгән әлеге басма киң катлау укучыларда кызыксыну уятыр дип ышанабыз.