Омск

Милли-мәдәни мирасыбыз: Омск өлкәсе татарлары. – Казань, 2015. – 460 с.

«Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» дигән сериядә дөнья күргән бу китап Омск өлкәсендәге татар авыллары тарихы, бу яктагы гореф-гадәтләр һәм тел үзенчәлекләре турында бай мәгълүмат бирә. Анда шулай ук җирле осталарның кул эшләре һәм халык талантларының көй-сүз иҗаты белән дә танышырга мөмкин. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең тикшеренүләренә нигезләнгән әлеге басма киң катлау укучыларда кызыксыну уятыр, дип ышанабыз.