Грамматика_1

Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев; ред. Ф.М. Хисамова. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – Т. I. – 512 б.

«Татар грамматикасы» татар теленең фонетик һәм грамматик системасын тасвирлап, аңлатып бирүне үз эченә ала. Бу хезмәт татар әдәби теленең төрле стильләреннән алынган бай фактик материалны хәзерге грамматик казанышларга таянып анализлау җирлегендә язылды. Ул башлыча тасвири һәм норматив грамматика, ләкин анда тарихи, чагыштырмалы (тугандаш телләрне чагыштыру), контрастив (тугандаш булмаган телләрне чагыштыру), диалекталь һәм стилистик грамматика элементлары да урын алды. Беренче томда «Фонетика», «Фонология», «Просодика», «Графика һәм орфография», «Орфоэпия», «Морфемика», «Морфонология» һәм «Сүзьясалыш» темалары карала.

Хезмәт тел белгечләренә, аспирантларга, студентларга һәм татар әдәби теле белән кызыксынган киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.