Этимологический_словарь

Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. 

I том (А–Л). – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 543 б. 

II том (М–Я). – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 567 б.

Хәзерге татар лексикографиясендә этимологик сүзлек мондый киң күләмдә һәм чагыштырмача тулы шәкелдә беренче тапкыр нәшер ителә. Сүзлек авторның озак еллар дәвамында алып барган фәнни тикшеренү-эзләнү нәтиҗәләрен, аның бу өлкәдәге табышларын-казанышларын чагылдыра. Сүзлектә барлыгы 10300 чамасы сүзнең килеп чыгышы аңлатылган. Теркәлгән сүзләрнең зур күпчелеген төрки тамырлы берәмлекләр һәм татар теленең диалекталь лексикасы тәшкил итә. Нигездә фонетик яктан үзләштерелгән рус, шулай ук гарәп-фарсы алынмалары да чикләнгән күләмдә кертелгән.

Этимологик сүзлек – филологиянең барча тармакларына иң кирәкле ярдәмлек. Тарихчылар, этнографлар, сәнгатьчеләр һ. б. лар өчен дә ул файдалы белешмә чыганагы була ала. Киң катлам укучылар да монда татар сүзләренең тарихы хакында кызыклы мәгълүмат таба алачак. Сүзлек, анда тупланган тел материалын мәктәпләрдә, югары уку йортларында уку-укыту программалары кысаларында файдалану өчен шулай ук зур мөмкинлекләр бирә.