"Фәнни экспедицияләр эзеннән" дип аталган күргәзмә ачылды

"Фәнни экспедицияләр эзеннән" дип аталган күргәзмә ачылды 17.03.2021
   «Московский» мәдәният үзәгендә (Казан, Авиатөзелеш районы) «Идел буе, Урал һәм Себер татарлары: ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедицияләре эзеннән» дип аталган күргәзмә ачылды.
    Күргәзмә 11 мартта ачылды һәм 2021 елның 11 маена кадәр эшләячәк.
  Күргәзмә Институт тарафыннан Татарстан районнарында һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның мәдәниятен өйрәнү максатыннан гамәлгә ашырыла торган комплекслы фәнни экспедицияләр вакытында тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге фәнни хезмәткәрләре туплаган материалларга нигезләнә.
 Экспозициядә Идел буе, Урал һәм Себер татарлары этнографик төркемнәренең тормышы һәм декоратив-гамәли сәнгатенең гомуммилли һәм локаль үзенчәлекләре чагылыш таба.
 Күргәзмәдә соңгы ул елда үткәрелгән экспедицияләрдә төшерелгән фоторәсемнәр тәкъдим ителгән, аларда авыл күренешләре, йортларның тышкы һәм эчке күренеше, аерым бизәлеш элементлары, хезмәт кораллары чагылыш тапкан. Төрле төбәкләрдә яшәүчеләр көндәлек киемнәрдә дә, реконструкцияләнгән халык костюмнарында да сурәтләнгән (Н.В. Герасимова һәм Л.М. Шкляева фотолары). Аерым витриналарда Рауза Рифкать кызы Солтанова коллекциясеннән XIX-XXI гасырлардагы халык сәнгати иҗаты – тукучылык, чигү, челтәр үрү һәм металл эшкәртү үрнәкләре; шулай ук курчак сәнгате, аерым алганда, В.П. Максимованың керәшен хатын-кызлар киемнәре, экспедиция вакытында төшерелгән фотолар буенча А.С. Нуретдинова тарафыннан реконструкцияләнгән төрле өлкәләрдә яшәүче татарларның милли костюмнары күрсәтелә.
  Күргәзмәне ачу тантанасын сәнгать белеме докторы, ТӘҺСИнең тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Солтанова Рауза Рифкать кызы алып барды.
  Чарада «Московский» мәдәни үзәге директоры Мостафина Наилә Рөстәм кызы, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Хисамов Олег Ришат улы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Мостафин Эмиль Илһам улы, Я. Емельянов исем. мәдәният үзәге һәм Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы директоры Белоусова Людмила Даниловна, Рәссамнар иҗат берлеге әгъзасы Нуретдинова Альбина Сәмит кызы, сәнгать белеме кандидаты, ТӘҺСИнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Улемнова Ольга Львовналар чыгыш ясадылар.
  Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге фәнни хезмәткәрләре – сәнгать белеме кандидаты Шкляева Людмила Михайловна, Герасимова Наталья Владимировна күргәзмәгә экскурсия үткәрделәр.
  Ачылу тантанасында шулай ук «Авангард» халык музыкасы ансамбле, Я.Емельянов исем. мәдәният үзәге ансамбле башкаруында татар композиторлары көйләре яңгырады.
  Күргәзмә 11 майга кадәр эшләячәк. Биредә язгы каникуллар вакытында мәктәп укучылары өчен мастер-класслар, татар декоратив-гамәли сәнгате буенча әңгәмәләр үткәрү планлаштырыла.

     

Возврат к списку