Яңалыклар

 
18.06.2021

Экспедиция Тюмень      Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге мөдире О.Р. Хисамов җитәкчелегендәге фәнни экспедиция бу көннәрдә татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе булган Төмән өлкәсенең Төмән һәм Яркәү районнарында эшли.

18.06.2021

Зәки Нури премия

   ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Эльвира Сафина Зәки Нури премиясенә лаек булды.

11.06.2021

Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар- тат

   9 июньдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә галимнәр, язучылар, тарихчылар хәзерге этапта милли әдәбиятларны үстерү белән бәйле проблемалар хакында фикер алыштылар. «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» Халыкара фәнни-гамәли түгәрәк өстәленең төп оештыручысы булып Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора. Чара Татарстанда узучы Саха (Якутия) көннәре белән туры килде һәм тугандаш республиканың әдәби җәмәгатьчелеге катнашында узды.

10.06.2021

   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы тарих фәннәре кандидаты Кадыйров Рәшид вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең тормыш иптәше, балалары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
  Рәшид Мәксүм улы Кадыйров – татар әдәбияты классиклары Г.Исхакый, Г.Тукай, Г.Ибраһимов әсәрләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүгә зур өлеш керткән галим, текстолог, тәрҗемәче.
   Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын!

04.06.2021

   2021 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли онлайн түгәрәк өстәл үткәрелә. Чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора. Әлеге фәнни һәм иҗади җыен Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасы көннәре үткәрелү уңаеннан җыела.
   Түгәрәк өстәлнең төп юнәлешләре: әдәби багланышларны, милли әдәбиятларның үзтәңгәллеген һәм әдәбиятара процессны өйрәнү; хәзерге методологик плюрализм шартларында милли әдәбиятларны тикшерүнең перспектив концепцияләрен эшләү; терминологик аппаратны яңарту, нигез төшенчәләрнең яңа мәгънәләрен билгеләү һәм хәзерге милли әдәбиятларга хас үзенчәлекләрне чагылдыручы яңа терминнар булдыру һ.б.

02.06.2021

Экспедиция Азнакаевский район-тат

    ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чираттагы комплекслы фәнни экспедициясе 31 май көнне Азнакай районында үз эшен башлады.
    Экспедиция составына халык иҗаты (филология фәннәре кандидаты Ямалтдинов И.И., филология фәннәре докторы Закирова И.Г.), диалектология һәм лексикология (филология фәннәре кандидаты Булатова А.К., Бадретдинова А. А.), этномузыка ( Арсланова Д. Н.), татар эпитафикасы (Усманов В. М.), гарәп графикасында язылган татар кулъязмалары һәм басма китаплары (филология фәннәре кандидаты Галимҗанова Э. М.), халык һөнәрчелеге һәм кәсепләре (Борһанова А. Ф.) буенча галимнәр керә. Ун көн дәвамында алар район татарларының тел үзенчәлекләрен, халык авыз иҗатын, археографик мирасын, эпиграфик һәйкәлләрен, традицион музыка мәдәниятен, татар халык сәнгате үрнәкләрен өйрәнү белән шөгыльләнәчәк.

01.06.2021

   Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының төп эш юнәлешләренең берсе – фәнни экспедицияләр үткәрү.
   2009 елдан институт тарафыннан махсуслашкан (фольклор, диалектологик, археографик һ.б.) экспедицияләр белән беррәттән Россия Федерациясендә татарлар күпләп яши торган төбәкләргә комплекслы фәнни экспедицияләр үткәрелә башлый, аларның нәтиҗәсе буенча «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясендәге җыентыклар чыгарыла.

26.05.2021

    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бер төркем галимнәре – Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты ияләре, ТӘһСИнең тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге хезмәткәрләре, сәнгать фәннәре кандидатлары Людмила Шкляева, Ольга Улемнова һәм Наталья Герасимова бу көннәрдә Үзбәкстанга сәфәр кыла.

25.05.2021

Саратов Султанова Р. Р.

    ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова Сарытауга сәфәре вакытында берничә очрашу һәм чарада катнашты.
   Өлкә татарларының халык кәсепләрен өйрәнү максатыннан 17, 19 май көннәрендә ул туган якны өйрәнү, этнография, татар гимназиясе музейлары коллекцияләре белән танышты. Шулай ук Сарытау өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе активистлары Ф. Ә. Рәшитов, Р. И. Ишмөхәммәтов, «Сарытау» ОМТО вәкиле Р. Әсфәндияров һәм башкалар белән очрашуларда булды.

24.05.2021

     Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре 20-21 майда Абакан шәһәрендә узган «Себернең төп халыклары телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү» Төбәгара фәнни семинар эшендә катнашты. Чара Н.Ф. Катанов исемендәге Хакас дәүләт университеты, Хакасия Республикасының Милли һәм территориаль сәясәт, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары тарафыннан оештырылган иде.

24.05.2021

    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА мөхбир әгъзасы Ким Миңнуллин һәм халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова, “Мөслим районы һәм Көнчыгыш Татарстан: үткәннән – бүгенге көнгә (этномәдәни үсеш, телләр, традицияләр Һәм новацияләр)” Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи, туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә институт галимнәренең татар рухи мирасын фәнни өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлеге турында чыгыш ясадылар.

20.05.2021

    «Татар-информ» агентлыгының 18 майда узган чираттагы матбугат конференциясе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында нәшер ителгән Башкортстан татарларының милли-мәдәни мирасына багышланган китапларга караган иде.

14.05.2021

   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре «Манас» Кыргыз-Төрек университетының 25 еллык юбилеена багышланган XXXVIII Халыкара «XXI гасырда җәмгыять, тел һәм мәдәният» фәнни конференциясендә катнашты. Форум 29-30 апрель көннәрендә Чит телләр институты (Санкт-Петербург, Россия) һәм «Манас» Кыргызстан-Төркия университетының гуманитар факультеты (Бишкәк, Кыргызстан) базасында узды.

30.04.2021

Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган республика Интернет-бәйгесен үткәрде

     2021 елның февраль-апрель айларында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТР Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган республика Интернет-бәйгесен үткәрде.

30.04.2021

Делегация из Республики Бурятия -тат

     Апрельнең соңгы көннәрендә ике регион арасындагы сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанга Бурят Республикасы делегациясе килде. Аның составындагы мәгариф системасы хезмәткәрләре 29 апрельдә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында оештырылган очрашуда катнаштылар.

29.04.2021

Габдулла Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә

    23 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә «Габдулла Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия уздырды. Ул шагыйрьнең тууына 135 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай ХХ–ХХI гасырлар мәдәни хәятында» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында оештырылган иде.

29.04.2021

    Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган ункөнлек кысаларында республиканың мәгариф оешмаларында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият галимнәре белән очрашулар узды.
    16 апрельдә әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева Арча муниципаль районының Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган «Тукай укулары»нда жюри әгъзасы буларак катнашты.

28.04.2021

Габдулла Тукая в культурном пространстве XX-XXI веков тат

    Бу көннәрдә төрки дөнья бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей датасы кысаларында 23 апрель көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.

26.04.2021

«2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында 2014 елдан башлап нәшер ителүче «Фәнни Татарстан» журналының 2021 елдагы беренче саны дөнья күрде.

Журнал З.Н. Кириллованың «Татар милли әдәби теле формалашу чорында тел-стиль чарасы буларак ияртүче теркәгечләр» мәкаләсе белән ачыла. «Тел белеме» бүлегендә юридик эшчәнлектә татар әдәби тел нормаларын куллану һәм саклау мәсьәләләре турындагы материал да урын алган. Аның авторы Ф.И. Таһирова үзенең мәкаләсендә әлеге өлкәдә татар телен куллануның активлыгы, Татарстан Республикасында суд эшчәнлегендә гражданнарның туган телгә хокукларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге мәсьәләсен күтәрә. Мәкаләдә суд эшчәнлегендә тәрҗемә текстларын куллануның артуы һәм нәтиҗәдә әдәби тел нормаларының бозылуы билгеләп үтелә.

22.04.2021

Поездка в Дрожжановский район Э. Сафиной тат

    16–17 апрельдә филология фәннәре кандидаты, күренекле шагыйрь һәм популяр җырлар авторы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина Чүпрәле районы мәктәпләрендә укучылар-укытучылар белән очрашуларда булып кайтты. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысларында район мәгариф бүлеге оештырган әлеге чаралар алты мәктәптә (1нче номерлы Иске Чүпрәле мәктәбе, Иске Чүпрәленең күп профильле лицее, Яңа Кәкерле урта мәктәбе, Иске Чокалы урта мәктәбе, Иске Шәйморза урта мәктәбе, Марс урта мәктәбе), Яңа Кәкерле авыл китапханәсендә һәм мәдәният йортында үтте.

Год науки и технологий Антитеррористическая комиссия в Республике Татарстан Культурное наследие Татарстана Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ