Безнекеләр Алабугада

18.04.2024

Бүген Казан дәүләт (федераль) университетының Алабуга институтында Хәзерге чынбарлыкта төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм мәдәният мәсьәләләре” дип аталган XII Халыкара тюркология конференциясе уздырыла.

Конференциянең төп максаты – төрки халыкларның теле, әдәбияты, тарихы, мәдәнияте һәм аларны өйрәнү белән бәйле фәнни мәсьәләләрне яктырту, әлеге халыкларның тарихи язмышларында ислам диненең тоткан урыны турында фикер алышу. Шул кысаларда конференциядә институтның фәнни хезмәткәрләре Л.Р.Әскәрова һәм Г.И.Каюмова чыгыш ясыйлар.


Возврат к списку