«Фәнни Татарстан» журналының 2021 елдагы өченче саны дөнья күрде.

 «Фәнни Татарстан» журналының 2021 елдагы өченче саны дөнья күрде. 25 Октября 2021
«Фәнни Татарстан» журналының 2021 елдагы өченче саны дөнья күрде. Гадәттәгечә, чираттагы чыгарылыш укучыларны галимнәрнең тел, әдәбият, сәнгать белеме, халык иҗаты, тарих, милли мәгариф өлкәләрендәге тикшеренүләре белән таныштыра.
Тарих фәннәре докторы, профессор, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллинның «Тарих сәхифәләре» бүлегендә дөнья күргән мәкаләсе бүгенге көннең актуаль темасы – 15 октябрьдә башланган җанисәпкә багышланган. 2002 һәм 2010 еллардагы халык санын алу нәтиҗәләренә таянып, автор Татарстан халыкларының этнодемографиясе һәм тел үсеше динамикасын системалы рәвештә тикшерә, республикада яшәүче кайбер халыкларның сан ягыннан кимүен билгеләп үтә. Шул ук вакытта 1970–1980 елларда Татарстанда үз милли телле татарлар өлеше, республикада яшәүче башка халыкларның шундый ук күрсәткечләре белән чагыштырганда, иң югарысы булган, дип раслый. Шул ук бүлектә укучылар тарих фәннәре докторы, Нәманган университеты профессоры Абдулла Рәсулов һәм докторант Рислигой Рәсулованың Төркестан автономиясе татарлары турындагы материалы белән таныша алалар, анда милләттәшләребезнең бу автономия белән идарә итү системасындагы эшчәнлеге, милли иҗтимагый оешмалар аша яңа дәүләткә матди һәм мораль ярдәм күрсәтү формалары яктыртыла.
«Тел белеме» бүлеге филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Вәлиеваның «XVII–XVIII гасыр иске татар язма чыганакларында «вакыт» категориясе белән бәйле лексик берәмлекләр» мәкаләсе белән ачыла. Татар телендә сүзләрнең төгәлләүле мөнәсәбәтне белдерә торган чара буларак янәшә торулары, аларның мәгънә төсмерләре бүлекнең киләсе материалы – филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы доценты Рәмилә Сәгъдиева мәкаләсендә тикшерелә.
Филология фәннәре кандидатлары, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов, лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәинованың институт хезмәткәрләренең быел җәй Төмән өлкәсендә узган комплекслы экспедициясе нәтиҗәләренә нигезләнгән хезмәте төмән сөйләшендә географик терминнарның фонетик һәм лексик үзенчәлекләренә багышланган. Анда татар диасистемасының топонимия өлкәсендәге төш элементлары ачыклана, аларга татар теленең башка сөйләшләре һәм кайбер төрки телләр белән чагыштырма анализ ясала.
Чигү элек-электән татар хатын-кызларының иң яраткан һөнәрләреннән берсе булган. Бу эшкә караган лексик берәмлекләр филология фәннәре кандидатлары, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Әлфия Булатова һәм гомуми лингвистика бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәүзия Сәгъдиева мәкаләсендә эш әсбаплары һәм кирәк-яраклары мисалында карала. Әлеге лексик катламны өйрәнү, авторлар фикеренчә, тел үсешенең тарихи этапларын билгеләргә ярдәм итеп кенә калмый, ә рухи мәдәниятнең күп кенә мәсьәләләрен, тел картинасын яктыртуда да зур роль уйный.
Хәзерге татар драматургиясе мәсьәләләре «Әдәбият белеме» бүлегендә урын алган ике мәкаләдә күтәрелә. Филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов мәкаләсендә ХХІ гасыр башы татар драматургиясенең үзенчәлекләре, авторларның милли характер тудыруда, чынбарлыкны сурәтләүдә заманча сәнгати алым-чаралары ачыкланса, филология фәннәре кандидаты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Гөлия Каюмова материалында XX гасыр азагы – XXI гасыр башы драматургларының берсе Р. Хәмиднең «Хан кызы» тарихи драмасына тулы анализ бирелә. Сөембикә образы аша, милли горурлык, азатлык символы буларак, тарихи шәхес концепциясе тикшерелә, милләт язмышында тирән эз калдырган башка тарихи шәхесләрнең образлары карала.
Тарихи шәхес, Алтын Урда хакимнәре (Чыңгызхан, Бату хан, Бәркә хан һ.б.) образлары, аларны әдәби әсәрләрдә чагылдыру үзенчәлекләре филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова һәм филология фәннәре докторы, Казакъ милли педагогика университеты профессоры Сауле Даутованың «И. Есенберлинның «Алтын Урда» романында хөкемдар образы. Эпик традицияләр һәм заман идеологиясе» дип аталган мәкаләсендә тикшерелә.
Чираттагы санның «Әдәбият белеме» бүлегендә чыккан тагын бер мәкалә – филология фәннәре кандидаты Рәисә Мусабәкованыкы: «Тәрҗемә мәсьәләләренә: Рөстәм Кутуй». Тел материалы сыйфатында автор тарафыннан татар шагыйрьләре С. Хәким, С. Баттал, Р. Фәйзуллин һ. б. әсәрләре, шулай ук Әмирхан Еники прозасы файдаланылган.
Филология фәннәре кандидатлары, Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институты Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина һәм Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми секретаре Ләйлә Дәүләтшинаның «Төрки халыкларда бала тууга бәйле йолалар» дигән тикшеренүе белән журналның «Халык иҗаты» бүлегендә танышырга мөмкин. Шунда ук Институтның халык иҗаты бүлеге аспиранты Гөлнира Хөсәенованың «Дастаннарда жанр атамасындагы төрлелек мәсьәләсе. Әдәбият һәм фольклор яссылыгында» дигән мәкаләсе дөнья күрде.
«Милли мәгариф» бүлегендә филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинованың «Нәкый Исәнбәтнең педагогик эшчәнлеге һәм карашлары (галимнең фәнни биографиясен төзү юлында)» һәм педагогика фәннәре кандидаты, ТР Мәгарифне үстерү институты доценты Альберт Ибәтуллинның «Хәзерге заман милли мәгарифендә рухият һәм традицияләр» материаллары урын алган.
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысованың («Сәнгать» бүлеге) мәкаләсе татар вокаль музыкасында шигырь текстын тәрҗемә итү мәсьәләләренә багышланган. Анда композитор Мансур Мозаффаровның «Җиләк җыйганда» җыры мисалында тәрҗемә проблемалары әсәрләр исеме, эчтәлеге, куплетлар саны ягыннан оригиналга туры килү-килмәүгә бәйле анализлана. Әлеге бүлектәге икенче мәкаләдә борынгы Казанның тарихи йөзен архив документлары, рәсемнәре һәм телдән бирелгән язмалар буенча реконструкцияләгән танылган рәссам, Россия Сәнгать академиясе академигы Фиринат Халиков әсәрләре анализлана (авторы – Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты, Азнакай төбәкне өйрәнү музее директоры Ирина Халикова).
Бу сандагы «Төрки халыклар фәне» бүлеге филология фәннәре докторы, академик, Азәрбайҗан Фәннәр академиясе вице-президенты, Н.Ганҗәви исем. әдәбият институты директоры Иса Габиббәйли тикшеренүләре белән тәкъдим ителгән. Мәкалә авторы Н. Ганҗәви шигырьләренең тирәнлеген һәм оригинальлеген ачып бирә, шагыйрьнең гасырлар дәвамында татар шигъриятенә һәм язма лиро-эпик фольклорына көчле йогынты ясап килүче әсәрләренә аерым игътибар юнәлтә.
Суфи шагыйрь Әбелмәних Каргалыйның «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних...» (шартлы исеме – «Кытайлар белән румлылар арасындагы бәхәс») шигъри җыентыгы Казанда 1845 елда нәшер ителә, ә 1889 елда китапның икенче басмасы дөнья күрә. Хәзерге вакытта ул ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана. «Фәнни Татарстан»ның өченче санында «Фәнни ядкярләр» бүлегендә чыккан мәкаләдә җыентыктагы «Хикәятес-самин» («Сигезенче хикәят») турында сүз бара; әлеге язма бүгенге татар теленә төп нөсхәсеннән сүзгә-сүз тәрҗемә ителеп бирелә. Тескт басмага филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Хасавнех тарафыннан әзерләнгән.
Журнал үз укучыларын даими рәвештә Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яңа басмалары белән таныштырып килә. Бу санда И. Сабитова һәм Г. Сабероваларның «Үсемлек атамаларының татарча-русча аңлатмалы сүзлеге» (Казан: ТӘһСИ, 2020. 216 б.) (мәкалә авторы – филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Галимова); «Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары» (Казан, 2021, 2 нче басма, 400 б.) (авторы – филология фәннәре кандидаты, халык иҗаты бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Рузия Сафиуллина); Н.М. Йосыпованың «ХХ гасырның икенче яртысы татар шигърияте: традицияләр һәм яңачалык» (Казан: Школа, 2021, 296 б.) бәяләмә авторы – филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина) кебек китаплар тәкъдим ителә.
Әлеге санның мәкаләләр циклы филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Энҗе Кадыйрованың «Шәхесләребез» бүлегендә урын алган «Ләйлә Мәхмүтова – татар тел белеме тарихында тирән эз калдырган шәхес» мәкаләсе белән тәмамлана.
Әлеге материаллар, шулай ук республика тормышында, фән өлкәсендәге әһәмиятле вакыйгалар, аларга иллюстрацияләр белән «Фәнни Татарстан» журналының 2021 елдагы күптән түгел дөнъя күргән өченче санында танышырга мөмкин. Басманың электрон версиясе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтында урнаштырылган.

Возврат к списку