Саха (Якутия) Фәннәр академиясе вәкилләре белән очрашу

Саха (Якутия) Фәннәр академиясе вәкилләре белән очрашу 5 Октября 2021
Саха (Якутия) Фәннәр академиясе вәкилләре белән очрашу
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оешуга 30 ел һәм Татарстан Республикасында академик фәнгә нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашучы Саха (Якутия) Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, физика-математика фәннәре докторы Сергей Попов һәм М.К. Аммосов исем. Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты проректоры, педагогика фәннәре докторы Алексей Голиков белән 1 октябрьдә Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында очрашу узды.

Очрашу барышында ТӘһСИнең директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин кунакларны институт эшчәнлеге белән таныштырды, галимнәр тарафыннан үткәрелә торган фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр, татар филологиясе һәм сәнгате өчен фәнни кадрлар әзерләү, тел өйрәнү проектларын цифрлаштыру һ.б. турында сөйләде.

Институтның милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге, программалар һәм федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә төзелгән«Туган (татар) теле», «Туган (татар) әдәбияты» предметлары буенча яңа буын дәреслекләр турында милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова мәгълүмат җиткерде.

Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова кунакларны үзе җитәкләгән бүлек эшчәнлеге белән таныштырды, Саха (Якутия) Республикасы фәнни учреждениеләре белән уртак проектлар турында сөйләде.

Кунаклар шулай ук Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге эшчәнлеге турында белделәр.

Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасының фәнни оешмаларын партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Агымдагы елның июнь аенда институтта Якутиянең әдәби җәмәгатьчелеге катнашында «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» темасын Халыкара фәнни-гамәли түгәрәк өстәл узган иде; сентябрь аенда РФА Себер бүлекчәсенең Гуманитар тикшеренүләр һәм аз санлы халыклар проблемалары институтының өлкән хезмәткәре Иванова Нина Иннокентьевна белән очрашу булды.


Возврат к списку