Кытайның беренче галәм җиһазы Марска төшеп утырды

Кытайның беренче галәм җиһазы Марска төшеп утырды 15 Июня 2021

Кытайның беренче галәм җиһазы Марска төшеп утырды

Кытайның "Тяньвэн-1" галәм җиһазы Марска уңышлы утырган. Җиһаз Марсның төньяк ярымшарында урнашкан Утопия тигезлегендә утырган. Планетага утыру тулысынча автоматик режимда узган.

"Тяньвэн-1" галәм җиһазы Җир шарыннан 2020 елның июлендә җибәрелгән булган. Марс әйләнәсенә ул февраль аенда чыккан, шуннан соң ике айдан артык вакыт утыру өчен мөмкин булган урыннар эзләгән.

Якын арада җиһаздан "Чжучжун" планета гизгече чыгачак, ул планета өслегендә тикшеренүләр үткәрә башлаячак. Гизгеч сәгатенә 200 метр тизлеге белән хәрәкәт итә алачак. Ул Марстагы санауда 90 тәүлек (Марстагы тәүлек Җир шары тәүлегеннән аерыла - ред.) хезмәт итә алачак, дип көтелә.

Кытай өчен бу башка планетага зонд утыртуның беренче очрагы. Кытай АКШ һәм Советлар берлегеннән соң Марс өслегендә җиһаз утырта алган өченче ил булып тора.

2020 елның июлендә Марска АКШ та "Perseverance" гизгечен җибәргән иде. Ул планета өслегенә февраль аенда уңышлы утырган. "Perseverance" Кызыл планетада борынгы тереклек формалары эзләрен эзләячәк. Шулай ук ул планета туфрагы үрнәкләрен Җиргә алып кайтыр дип көтелә.

Якынча шул ук вакытта Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә Кызыл планетага миссия юллады. Al Amal ("Өмет") дип аталган җиһаз Япония ракетына тагып җибәрелде. Бу җайланма Марстагы климатны, планета һавасын һәм ел фасыллары алышынуын өйрәнә.

Яңалык Азатлык сайтыннан алынды


Возврат к списку