Әдәбият белеме бүлеге

Әдәбият белеме бүлеге

Әдәбият белеме бүлеге (1996 елга кадәр әдәбият белеме секторы) институт ачылуның беренче көннәреннән – 1939 елдан эшли. 1946 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оештырылгач, әдәбият секторы фольклор секторы белән берләштерелә. Анда танылган әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр хезмәт куя: М.Х. Гайнуллин, Х. Х. Хисмәтуллин, М.С. Кашафетдинов (Гази Кашшаф), М.В. Галиев (Мөхәммәт Гали). Аларга әдәбият тарихы буенча актуаль проблемаларны эшләү, дәреслекләр төзү һәм классикларның әсәрләрен бастыру бурычы йөкләнә. Секторны (бүлекне) төрле елларда Г.М. Халитов (Гали Халит) (1942-1953 һәм 1960-1966), М.Х. Гайнуллин (1953-1956), Х.Ф. Хәйри (1956-1958 һәм 1966-1973), Н.Г. Юзиев (1973-1986), Ф.М.  Мусин (1987-2003), Р.Ф. Исламов (2004-2006); Р.Ф. Рахмани (2007-2012), Ф.Ф. Хәсәнова (2013-1015), Д.Ф  Заһидуллина (2016-2017), Ә.М. Закирҗанов (2017 елдан). 1987 елда әдәбият секторы нигезендә ике бүлек оештырыла: Ф.М. Мусин җитәкчелегендәге әдәбият белеме бүлеге һәм Н.Г. Юзиев җитәкчелегендәге кулъязмалар һәм текстология бүлеге.

Әдәбият белеме бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлеше татар әдәбияты тарихын комплекслы өйрәнүдән, жанрларның формалашу һәм үсеш үзенчәлекләрен тикшерүдән гыйбарәт. Этаплы, гомумиләштерүче тикшеренү булып 6 томда фундаменталь «Татар әдәбияты тарихы» н бастыру тора. Күп томлыкны тәмамлау вакытына укучыларның тагын да киңрәк даирәсен татар әдәбиятының бай тарихы белән таныштыру кирәклеге барлыкка килә. Бер томлык «Средневековая татарская литература» (фән. җит. Н.Ш. Хисамов) һәм бер томлык «Татарская литература нового времени: XIX и начала XX вв.» (фән. җит. Г.М. Халит) нәкъ менә шушы максатларны тормышка ашыру өчен төзелщ. Бу фундаменталь хезмәтләр белән беррәттән бүлектә татар әдәбияты тарихының актуаль проблемаларына багышланган монографияләр дә языла. Н.Ш. Хисамов, Р.Ф. Исламов, Ф.М. Мусин, Н.Г. Гыйззәтуллин, Ф.К. Бәширов, Н.Г. Ханзафаров, М.В. Гайнетдинов һ.б. тарафыннан алып барылган әлеге тикшеренүләр татар халкы рухи мирасының зур катламын үз эченә ала.

Бүлек әдәбият белемен үстерүнең методологик нигезләрен эшләүгә зур өлеш кертә, бу проблемаларны фәнни конференцияләргә чыгара. И. Гаспринский, Г. Тукай, А. Кунанбаев, Р. Фәхретдин, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ш. Бабич, М. Җәлил, Х. Такташ, Ш. Усманов, Г. Исхакый, Ч. Айтматов һ.б. юбилейларына багышланган конференцияләр даими һәм уңышлы үткәрелеп, аларны әзерләүдә һәм эшендә әдәбият белгечләре актив катнаша.

Иҗтимагый-идеологик тормыштагы мөһим үзгәрешләр татар әдәбиятының Октябрьдән соңгы тарихын тикшереп бәяләүгә яңа таләпләр куя. Әдәбият фәненең төп бурычы булып әдәбиятның идеологик стереотиплардан азат булган фәнни тарихын торгызу тора. 2014-2021 елларда 8 томлык “Татар әдәбияты тарихы” әзерләнә һәм басылып чыга.

Хәзерге этапта әдәбият белеме бүлегенең фәнни һәм фәнни-оештыру эшчәнлеге Татарстан Республикасында фәннең өстенлекле юнәлешләрен үстерүнең «Татар әдәбияты: тарихы һәм теориясе»дигән гомуми проблема буенча дәүләт программаларын үтәүгә юнәлдерелгән. Ул 1) “Татар әдәбияты үсешенең закончалыкларын һәм төп тенденцияләрен тикшерү: тарих һәм хәзерге заман”, 2) “Татар әдәбиятында жанрның типологиясе һәм поэтикасы: генезис, проблемалар һәм перспективалар” темалары буенча фундаменталь тикшеренү буларак, шулай ук күптомлы «Татар әдәбияты тарихы»н тулыландыру, баету буенча гамәли фәнни тикшеренүләрне үз эченә ала.

Хезмәткәрләрнең тикшеренүләре нәтиҗәсе буларак күпсанлы монографияләр басылып чыга:

Яхин Ф.З. Гасырдан — гасырга: яңа заман әдәбиятына. – Казан: Сүз, 2014.— 215 б.; Яхин Ф.З. Әдәбият укыганда: фәнни тикшеренүләр. – Казан: Сүз, 2014.– 236 б.; Акмулла. Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... / Тө­зү­че, ас­тө­шер­мә тәр­җе­мә­ләр­не баш­ка­ру­чы, ис­кәр­мә­ләр һәм мә­ка­лә ав­то­ры Ф.З. Яхин. – Ка­зан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 127 б.; Хисамов Н.Ш. Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе / фәнни мәкаләләр, әңгәмә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. – 125 б.; Загидуллина Д.Ф. Татарская поэзия рубежа ХХ-ХХI веков (1986-2015 гг.): эстетические ориентиры и художественные поиски: Монография. – Казань, 2017. – 267 с.; Загидуллина Д.Ф. Современная татарская проза (1986-2016 гг.): основные тенденции историко-литературного процесса: Монография. – Казань, 2017. – 247 с.; Һөвәйда (Мулла Хаҗа-Нәзәр бине Гаиб-Нәзәр Җәмйани) Рәхәте -дил – Җан рәхәте / Бо­рын­гы текст­лар­ны әзер­ләү­че, ке­реш мә­ка­лә һәм аң­лат­ма-ис­кәр­мә­ләр ав­то­ры Ф.З.Яхин. – Казан: ТӘҺСИ, 2017. – 268 б.; Загидуллина Д.Ф. Современная татарская литература: основные тенденции историко-литературного процесса: монография / Д.Ф. Загидуллина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2018. – 312 с.; Яхин Ф.З. Әдәби-мәдәни тарихыбызда: гыльми-текстологик эзләнүләр һәм тикшеренүләр. Казан: ТӘҺСИ, 2018. – 400 б.; Закирҗанов Ә.М. Татар әдәбият белеме: традицияләр һәм үсеш тенденцияләре (ХХ гасыр ахыры – XXI гасыр башы). – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 350 б.; Закирзянов А.М. Современное татарское литературоведение: традиции, закономерности и новые поиски. – Казань: ИЯЛИ, 2019. – 400 с. (25.0.0 п.л.); Ганиева А.Ф. ХХ гасырның икенче яртысында татар прозасы (кеше һәм табигать) / Татарская проза второй половины ХХ века (человек и природа). – Казан: ТӘһСИ, 2019. – 160 б. (10.0 п.л.); Миңнуллина Ф.Х. XX -XXI гасырлар чигендә татар драматургиясендә драма жанры / Жанр драмы в татарской драматургии рубежа XX -XXI вв. – Казан: ТӘһСИ, 2019. – 160 б. (10.0 п.л.); Надыршина Л.Р. Әдәби иҗат системасы буларак ХХ йөз башы татар поэмасы. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 160 с.; Еникеев И.А. Казанская русскоязычная литература. – Казань: РИЦ “Школа”, 2019. – 92 с.; Загидуллина Д.Ф. Татарская литература XX – нач. XXI вв.: «мягкость» модернизма-авангарда-постмодернизма (к постановке проблемы). – Казань: ИЯЛИ, 2020. – 256 с. (15.0 п.л.); Закирҗанов Ә.М., Габидуллина Ф.И. Татар прозасында әдәби-эстетик эзләнүләр (ХХ йөзнең икенче яртысы) / (Идейно-эстетические поиски в татарской прозе (вторая половина ХХ века. – Казан: РИЦ “Школа”, 2020. – 168 б. (10,0 п.л.); Яхин Ф.З. Әдәби сүз хакы (Цена литературного слова). – Казан: ТӘҺСИ, 2020. – 400 б. (21,2 п.л.); Кылыч Сайяди. Бабахан дастаны / Текстологы, тәрҗемә һәм кереш сүз авторы Ф.З.Яхин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2020. – 287 б.; Еникеев И.А. Русскоязычная литература Татарстана (1960-2020). – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 160 с.; Загидуллина Д.Ф. Художественные приемы и стилевые обновления в татарской литературе (в контексте тюркских литератур ХХ- XXI вв.): монография – Казань: ИЯЛИ, 2022. – 252 с. (200 экз.); Закирзянов А.М. Туфан Миңнуллин драматургиясе / Драматургия Туфана Миннуллина / монография. – Казань: ТӘһСИ, 2022. – 252 б. (200 экз); Надыршина Л.Р. Поэма в татарской литературе ХХ века. – Казань: ИЯЛИ, 2022. – 352 с. (200 экз.) һ.б.

Бүлек хезмәткәрләре даими нигездә Институтның әдәбият белеме өлкәсендәге фәнни казанышларын популярлаштыру һәм пропагандалау белән шөгыльләнә. Бу эш фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда, тематик укуларда һәм күргәзмәләрдә, электрон һәм ММЧ басмаларда һ.б. алып барыла. Фәнни казанышларны тарату өчен массакүләм мәгълүмат чаралары, аерым алганда, «Фәнни Татарстан», «Казан утлары», «Идел», «Майдан», «Сәхнә» кебек республика журналлары, шулай ук SKOPUS һәм WEB OF SCIENCE һәм ВАК системаларына кергән журналлар файдаланыла.

Бүлек җитәкчесе

Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы

Хезмәткәрләр

Ганиева Айгөл Фирдинат  кызы

Галиева Ләйсән Шәүкәт кызы  

Еникеев Илдар Әхнәф улы  

Ибраһимов Марсель Илдар улы  

Макарова Венера Фәйзи кызы 

Миңнуллина Фатыйма Хәлиулла кызы

Надыршина Ләйсән Рәдиф кызы

Яхин Фәрит Зәкиҗан улы