«Дмитрий Мощевитин. Тормышы һәм иҗаты» исемле китап чыкты

«Дмитрий Мощевитин. Тормышы һәм иҗаты» исемле китап чыкты 06.07.2021
    Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Улемнова һәм Надежда Мощевитинаның «Дмитрий Мощевитин. Тормышы һәм иҗаты» исемле китабы (Казан: Заман, 2020) Россия китап басучылары ассоциациясе үткәрә торган «2020 елның иң яхшы китаплары» конкурсының кыска исемлегенә (шорт-лист) кертелде («Сәнгать буенча иң яхшы басма, фотобасма» номинациясе).
   Россия башкаласында узган җиденче «Кызыл мәйдан» китап фестивале кысаларында басманы тәкъдим итү чарасы узды, анда «Заман» нәшрияты директоры Марат Гарифҗановка һәм хезмәт авторларына дипломнар тапшырылды.
   Хезмәт 1920 еллар рус китап һәм журнал графикасының күренекле вәкиле, иҗаты Казан һәм Казан сәнгать мәктәбе белән бәйле булган рәссам Д.П. Мощевитин (1894-1974) турында сөйли.
   Рәсемнәрдә: «Заман» нәшрияты директоры М.Ф. Гарифҗанов, М. Горький исем. Дөнья әдәбияты институтының өлкән фәнни хезмәткәре О.В. Быстрова, рәссамның кызы һәм китап авторларының берсе Н.Д. Мощевитина, ТӘһСИнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре О.Л. Улемнова китапны тәкъдим итү чарасында; О.Л. Улемнова, М.Ф. Гарифҗанов, Н.Д. Мощевитина диплом тапшыру тантанасында.


Возврат к списку