«Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» проекты: Әгерҗе районы

«Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» проекты: Әгерҗе районы 25.06.2021
«Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» проекты
Әгерҗе районы
   2021 елның 16–21 июньнәрендә ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының төбәкара проекты кысаларында Әгерҗе районы мари торак пунктларына «Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» дип аталган комплекслы экспедиция үткәрелде. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерләнү һәм үткәрү буенча төп чараларның республика планын тормышка ашыру максатында уздырыла.
   Әлеге эшендә Мари Эл Хөкүмәте каршындагы «В.М. Васильев исемендәге Мари Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтының» ДБФУ фәнни хезмәткәрләре катнашты. Экспедиция төркемендә эшләүчеләр: Пенькова Мария Викентьевна, директор урынбасары-гыйльми секретарь, филология фәннәре кандидаты; Свечников Сергей Константинович, «Этнология» юнәлеше әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты; Ипакова Мария Тимерьяновна, «Лингвистика» юнәлеше өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты.
   Проект нәтиҗәләре буенча ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» исемле коллектив монография бастырып чыгару һәм төбәкара түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла.

          

Возврат к списку