"Милли-мәдәни мирасыбыз" сериясе

"Милли-мәдәни мирасыбыз" сериясе 01.06.2021
   Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының төп эш юнәлешләренең берсе – фәнни экспедицияләр үткәрү.
   2009 елдан институт тарафыннан махсуслашкан (фольклор, диалектологик, археографик һ.б.) экспедицияләр белән беррәттән Россия Федерациясендә татарлар күпләп яши торган төбәкләргә комплекслы фәнни экспедицияләр үткәрелә башлый, аларның нәтиҗәсе буенча «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясендәге җыентыклар чыгарыла.
   Әлеге сериядәге китапларның актуальлеген, фәнни һәм киң җәмәгатьчелекнең кызыксынуын исәпкә алып, 2021 елда «Милли-мәдәни мирасыбыз» серяисендәге китапларның тулыландырылган икенче басмасы әзерләнде. Халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ильмир Ямалтдинов һәм шул ук бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре Рузия Сәфиуллина, Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова Идел-Урал төбәге (Түбән Новгород, Самара, Оренбург, Пермь, Әстерхан, Чиләбе, Ульяновск, Киров, Пенза өлкәләре, Мари Эл, Башкортстан, Удмуртия республикалары) татарларының милли-мәдәни мирасына багышланган китаплар турында «Татар-информ» агентлыгының 28 майда узган пресс-конференциясендә сөйләделәр.
  Бу чараны https://tatar-inform.tatar/press_conferences/28-05-2021/idel-ural-tatarlaryny-mirasy-turyndagy-kitaplarga-bagyshlangan-matbugat-konferentsiyase-5824892 адресы буенчы карарга мөмкин.
   Югарыда әйтелгән китапларның электрон версияләре белән Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәюият һәм сәнгать институтырынң рәсми сайтында http://www.antat.ru/ru/iyli/новые%20издания.php адресы буенча якыннанрак танышырга мөмкин.

Возврат к списку