Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар

04.06.2021

2021 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли онлайн түгәрәк өстәл үткәрелә. Чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора. Әлеге фәнни һәм иҗади җыен Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасы көннәре үткәрелү уңаеннан җыела.

Түгәрәк өстәлнең төп юнәлешләре: әдәби багланышларны, милли әдәбиятларның үзтәңгәллеген һәм әдәбиятара процессны өйрәнү; хәзерге методологик плюрализм шартларында милли әдәбиятларны тикшерүнең перспектив концепцияләрен эшләү; терминологик аппаратны яңарту, нигез төшенчәләрнең яңа мәгънәләрен билгеләү һәм хәзерге милли әдәбиятларга хас үзенчәлекләрне чагылдыручы яңа терминнар булдыру һ.б.

Милли әдәбиятларга бәйле тикшеренүләрнең әһәмиятен күздә тотып, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өченче ел инде «Милли әдәбиятлар: тикшеренү юнәлешләре һәм аларның гамәли чагылышы» дигән проект гамәлгә ашырыла. Аның максаты – Россиядә һәм якын чит илләрдәге тикшеренүчеләрне үзара берләштерергә ярдәм иткән фикердәшләр мохите булдыру. 2019 елда әлеге мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл оештырылып, нәтиҗәләре аерым җыентыкта дөнья күрде. Бу китап милли әдәбиятларга караган мәсьәләләр буенча фәнни җыентыклар сериясенә башлангыч бирде. Быелгы түгәрәк өстәлнең үзәгенә куелган мәсьәлә – «милли әдәбият» концепциясен, милли әдәбиятларның үзара бәйләнешен традицияләр һәм яңалыкларга нисбәтле өйрәнү – фикер төрлелеге һәм үзара якынаю шартларында милли әдәбиятларны тикшерүнең перспектив концепцияләрен эшләү мөмкинлеге бирә.

Түгәрәк өстәлдә катнашу өчен 50 дән артык фәнни доклад кабул ителде. Аның эшендә Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Кабарда-Балкар республикаларыннан, Алтай өлкәсеннән галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, Якутия (Саха) һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлекләре, вакытлы матбугат басмалары вәкилләре катнашу көтелә.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Заһидуллина Дания Фатих кызы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, ТР Югары советы депутаты Ркаил Рафаил улы Зәйдулла , Якутиянең Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Наталья Ивановна Харлампьева, Якутиянең халык язучысы Николай Алесеевич Лугинов, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Аминева Венера Рудаль кызы,  Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдире Арзамазов Алексей Андреевич, Ш.Есенов исем. Каспий технологияләр һәм инжиниринг университеты профессоры Камарова Нагбду Султансих кызы, Ф.Якубов исемендәге Кырым инженер-педагогика университеты каршындагы кырымтатар филологиясе, тарихы һәм Кырым этнослары мәдәнияте ФТИ директоры Керимов Исмаил Асан улы, Мари дәүләт университеты профессоры Кудрявцева Раисия Алексеевна, И.Н.Ульянов исем. Чуваш дәүләт университеты профессоры Родионов Виталий Григорьевич, Уфа федераль тикшеренү үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының өлкән фәнни хезмәткәре Хөббитдинова Нәркәс Әхмәт кызы, С.С.Суразаков исем. Алтаистика фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Дедина Маргарита Сергеевна һәм башкалар катнаша.

Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) үткәрелә. Башлану вакыты – 11.00.

Белешмәләр өчен телефон: 8 843)590-55-93; 89061100730; е-mail: tatar_literatura@mail.ru

Конференциядә катнашучыларны «ZOOM» системасы аша теркәү 10.45 тә башлана.

Zoom конференциясенә кушылу өчен сылтама:

https://zoom.us/j/94163649343?pwd=V3hvcmFScE5HeG4xV2k3OE53dnVjdz09

Конференциянең идентификаторы: 941 6364 9343.

Керү өчен код: 250712


Возврат к списку