"Фәнни Татарстан" журналының беренче саны чыкты

26.04.2021

«2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында 2014 елдан башлап нәшер ителүче «Фәнни Татарстан» журналының 2021 елдагы беренче саны дөнья күрде.

Журнал З.Н. Кириллованың «Татар милли әдәби теле формалашу чорында тел-стиль чарасы буларак ияртүче теркәгечләр» мәкаләсе белән ачыла. «Тел белеме» бүлегендә юридик эшчәнлектә татар әдәби тел нормаларын куллану һәм саклау мәсьәләләре турындагы материал да урын алган. Аның авторы Ф.И. Таһирова үзенең мәкаләсендә әлеге өлкәдә татар телен куллануның активлыгы, Татарстан Республикасында суд эшчәнлегендә гражданнарның туган телгә хокукларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге мәсьәләсен күтәрә. Мәкаләдә суд эшчәнлегендә тәрҗемә текстларын куллануның артуы һәм нәтиҗәдә әдәби тел нормаларының бозылуы билгеләп үтелә.

Идел буе һәм Урал төбәге төрки телләренең интерактив картасы проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре Р.Ф. Мирхәевнең шул исемдәге мәкаләсендә яктыртыла. А.Р. Рәхимованың «Кешене тасвирлый торган төрки-татар сүзләре: килеп чыгышы һәм мәгънә үзгәрешләре» мәкаләсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886 – 1913) шигъри әсәрләрендә очраган кайбер төрки лексемалар анализлана.

Бу көннәрдә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу билгеләп үтелә. Әлеге темага журналда зур урын бирелгән. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында күп еллар дәвамында әлеге күренекле шәхеснең тормышын һәм иҗатын өйрәтү буенча фундаменталь тикшеренүләр алып барыла. Галимнәрнең соңгы елларда дөнья күргән хезмәтләре арасында Г. Тукай энциклопедиясен, язучының 6 томлы академик басмасын, 3 томлы «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты» хезмәтенең беренче китабын аерым атап үтәргә мөмкин.

Л.Р. Надыршинаның «Инде эшлик саф, ачык күзләр белән – чын «Аң» белән...» мәкаләсендә Г. Тукайның «Аң» журналы белән бәйле эшчәнлегенә күзәтү тәкъдим ителә. Әдипнең замандашы һәм фикердәше Әхмәдгәрәй Хәсәни тарафыннан нәшер ителгән бу журнал ХХ гасыр башындагы милли матбугатта аерым урын алып тора. Басманың беренче саны (1912 елның 15 декабре) Г. Тукайның «Аң» шигыре белән ачыла һәм шагыйрьнең вафатына кадәр һәр санда аның әсәрләре басыла. Автор, фактларга таянып, язучының журналны булдырудагы ролен ачып бирә, материалда шулай ук Г. Тукайның биографиясе һәм иҗатына кагылышлы күпсанлы мәкаләләр, истәлекләр, шигырьләр һәм фотоматериаллар анализлана.

Н.М. Юсупованың «Габдулла Тукай шигъриятендә лирик герой: үсеш-үзгәреше һәм сәнгать үзенчәлекләре» мәкаләсе Г. Тукай шигъриятендә лирик геройның эволюциясен һәм сәнгати үзенчәлеген өйрәнүгә, лирик субъектның эчке дөньясын күрсәтүнең шигъри чараларын анализлауга багышлана. Анда әдәби процессның төп тенденцияләре, әхлак, мәгърифәтчелек, иҗтимагый-фәлсәфи проблемалар, лирик геройның эволюциясе һәм трансформациясенең төп сәбәпләре ачыклана.

Ике мәкалә Тукай һәм шул чорда яшәгән  башка иҗат кешеләренең үзара мөнәсәбәтләренә багышланган. Беренчесендә (З.З. Рәмиев. «Габдулла Тукайның Сәгыйть Сүнчәләйгә хатлары)» сүз бер-берсенең иҗатына ихтирамлы мөнәсәбәт, Г. Тукайның шигырьләренең яшь шагыйрь С. Сүнчәләйгә уңай йогынтысы турында барса, икенчесендә (Л.Ә. Медведева. «Ә.Урманчиев һәм Г.Тукай») «Ялт-йолт» сатирик журналының мөхәррире һәм журналисты Ә. Урманчиевның һәм басманың идея ягыннан рухландыручысы Г. Тукайның иҗади эшчәнлеге тасвирлана. Автор танылган шәхесләрнең тормышыннан аз билгеле фактларга мөрәҗәгать итә, аларның уртак эшчәнлегенә күзәтү ясый, киләчәктә бу юнәлештәге тикшеренүләрнең мөмкинлекләрен билгели.

 «Г.Тукайга – 135 ел» рубрикасы астында сәркәтибе Г. Тукай булган «Яшен» сатирик журналы турындагы мәкалә белән дә танышырга мөмкин. Укучылар игътибарына «Әлислах» газетасының 1908 ел 14 август санында билгесез автор имзасы («Саади» тәхәллүсе) белән чыккан рецензия-мәкалә тәкъдим ителә. Анда «Яшен» журналының беренче чыгарылышында дөнья күргән материалларга һәм карикатураларга бәя бирелә, кыскача күзәтү ясала.

2021 елның тагын бер юбиляры – күренекле татар язучысы һәм публицисты Фатих Әмирхан (1986–1926). Татар халкының рухи һәм мәдәни яңарышында әдипнең роле турында Т.Ш. Гыйләҗев мәкаләсе бәян итә. Материалда язучының татар җәмгыятендәге үзгәрешләргә карашлары, аның публицистикасы, әдәби эшчәнлеге һәм тәнкыйтенең төп үзенчәлекләре ачыла. Юбилей рубрикасы астында бирелгән икенче мәкаләдә («Параличланган хәлдә 10 ел иҗат иткән әдип Фатих Әмирхан») төрек теленнән тәрҗемәдә тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Габделбари Баттал-Таймасның 1985 елда «Төрек культуры» журналында (Әнкара, Төркия) дөнья күргән истәлекләре урын ала.

Февраль аенда патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә 115 яшь тулды. М. Җәлилне өйрәнү фәненең хәзерге торышы һәм бурычлары Ә.М. Закирҗанов мәкаләсендә яктыртыла. Автор фикеренчә, бүгенге көндә шагыйрьнең иҗатын яңа методологик принциплардан чыгып, аның рухи мирасын төрки-татар һәм Көнчыгыш әдәбиятлары белән тыгыз элемтәдә тикшерү, шулай ук рус-Европа әдәбиятлары белән уртаклыгын ачыклау аеруча актуаль.

«Әдәбият белеме» рубрикасында шулай ук А.Ә. Хасавнехның «Суфи шагыйрь Әбделмәних Каргалый иҗатында Сәба шәһәре кешеләре турында Коръән сюжеты» һәм И.Ә. Еникеевның «Татарстанда рус телле әдәбиятның милли үзенчәлекләре» мәкаләләре белән танышырга мөмкин.

«Тарих битләре» рубрикасы астында И.К. Заһидуллинның «Александр I һәм Казан губерниясе» мәкаләсендә император Александр I нең провинциаль шәһәр проблемаларын хәл итүе Казан мисалында анализлана; Л.И. Яруллинаның «Казан сәүдәгәре Апанаев династиясе (XVIII – XX гасыр башы)» мәкаләсендә А. М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда сакланучы фотоматериалларга таянып, династиянең төрле буын вәкилләренә гомуми күзәтү ясала.

А.Ә. Хасавнех тарафыннан күтәрелгән Коръән сюжетлары һәм дини мотивлар темасы Г.Р. Хөсәенованың «Татар романик дастаннарында Коръәннән килә торган сюжетлар һәм дини мотивлар» мәкаләсендә дәвам иттерелә: автор татар эпик мирасының халыкның гасырлар дәвамында формалашкан идеологик карашлары белән тыгыз бәйләнештә булуын ассызыклый.

Соңгы вакытта «Башкортстан татарлары фольклоры» сериясендә И.К. Фазлетдиновның өч яңа китабы дөнья күрде. Шул басмаларга багышланган мәкаләсендә автор әлеге төбәк татарларының халык авыз иҗатын җыю, нәшер итү һәм фәнни өйрәнү тарихын анализлый һәм гасырлар буе шушы территориядә яшәүче татарларның халык иҗаты әсәрләре гомумтатар фольклорының аерылгысыз өлешен тәшкил итә дигән нәтиҗәгә килә.

Журналда шулай ук «Милли мәгариф» һәм «Сәнгать» рубрикалары да урын алган. Беренчесендә – М.М. Шәкүрова һәм Л.М. Гыйниятуллинаның 1940 – 1970 елларда татар телен укыту методикасының торышы турындагы, икенчесендә  С.В. Синцованың «Ә. Фәтхетдиновның тирән һәм күпкырлы сәнгати дөньясы хакында («Өмет» картинасы мисалында)» һәм И.Р. Ильясованың «1960 – 70 еллар совет сынлы сәнгатенең яңа парадигмасы чагылышы буларак «6 яшь рәссам күргәзмәсе» дигән мәкаләләре тәкъдим ителә.

«Яңа китаплар» бүлегендә соңгы елларда дөнья күргән хезмәтләр турында мәгълүмат бирелгән. «Фәнни Татарстан» журналының чираттагы саны үз укучыларын ике басма белән таныштыра. Шуларның берсе – «Казан ханлыгының мәшһүр хатыннары турында роман-трилогия». Мәкаләнең авторы Ф.Ш. Хуҗин Татарстанның рус телле язучысы Ольга Иванованың Казан ханлыгының күренекле хатын-кызлары Нурсолтан, Гәүһәршад һәм Сөембикәләр турындагы әсәренә тарихчы галим буларак бәя бирә.

 Журналның беренче санында И.И. Сабитова 2019 елда чыккан тагын бер яңа басманы – «Татар теленең орфоэпик сүзлеге»н (төзүчеләре: Р.Т. Сәфәров, А.А. Тимерханов, О.Н. Галимова) тәкъдим итә. Белешмәлектә хәзерге татар теленең 4600 дән артык лексик берәмлегенең дөрес әйтелеше турында мәгълүмат бирелә.

Әлеге санның күп кенә мәкаләләре фоторәсемнәр белән тулыландырылган. Журналның соңгы битләрендә урнаштырылган фотомәгълүмат әдипләр Г. Тукай, Ф. Әмирхан, рәссам Ә. Фәтхетдиновның тормышы һәм эшчәнлеге, шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздырган чаралар турында сөйли.


Возврат к списку