Габдулла Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә

Габдулла Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә 29.04.2021

23 апрельдә  Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә  «Габдулла Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә»  дигән  темага ачык  дискуссия  уздырды. Ул  шагыйрьнең  тууына 135 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай ХХ–ХХI гасырлар мәдәни хәятында» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында оештырылган иде.

 Чарада Тукайның тормышы һәм иҗатының музыкада, сәнгатьтә  һәм театр сәхнәсендә чагылышына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Фикер алышуда сәнгать белгечләре, иҗади интеллигенция вәкилләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре һ.б. катнашты.

Дискуссияне Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов,  тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать белеме докторы  Рауза Солтанова алып барды. Чарада  шулай ук театр һәм музыка бүлеге мөдире Айгөл Софийская, сәнгать белеме кандидатлары Гүзәл Юнысова, Ольга Улемнова һәм Людмила Шкляевалар чыгыш ясады.

 


Возврат к списку