Мәгариф оешмаларында очрашулар

29.04.2021

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган ункөнлек кысаларында республиканың мәгариф оешмаларында Г. Ибраһимов  исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият галимнәре белән очрашулар узды.  

16 апрельдә әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева Арча муниципаль районының Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган «Тукай укулары»нда жюри әгъзасы буларак катнашты.

20 апрельдә Казан шәһәре Вахитов районының Г. Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясендә узган  «Тукай эзләре буйлап: Яңа Татар бистәсе» исемле чара да ТӘһСИ хезмәткәрләре – текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов һәм шул ук бүлекнең фәнни хезмәткәре Гөлчирә Ханнанова катнашлыгында узды. Укучылар анда үзләренең Яңа Татар бистәсенең Г. Тукай тормышындагы һәм иҗатындагы роле белән бәйле эзләнүләрен тәкъдим иттеләр.

21 апрельдә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә  «Без –Тукайлы!» исемле әдәби-музыкаль композиция оештырылган иде. Әлеге чарада әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һәм бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Фәрит Яхин булдылар.  

Галимнәр укучыларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗатын өйрәнү юлында ТӘһСИ галимнәре  гамәлгә ашыра торган проектлар белән таныштырдылар, белем бирү оешмаларына институтта басылып чыккан күпсанлы китапларны бүләк итеп   тапшырдылар.


Возврат к списку