Чүпрәле районына сәфәр

Чүпрәле районына сәфәр 22.04.2021
   16–17 апрельдә филология фәннәре кандидаты, күренекле шагыйрь һәм популяр җырлар авторы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина Чүпрәле районы мәктәпләрендә укучылар-укытучылар белән очрашуларда булып кайтты. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысларында район мәгариф бүлеге оештырган әлеге чаралар алты мәктәптә (1нче номерлы Иске Чүпрәле мәктәбе, Иске Чүпрәленең күп профильле лицее, Яңа Кәкерле урта мәктәбе, Иске Чокалы урта мәктәбе, Иске Шәйморза урта мәктәбе, Марс урта мәктәбе), Яңа Кәкерле авыл китапханәсендә һәм мәдәният йортында үтте.
   Эльвира Сафина укучыларга Татарстан Фәннәр академиясе эшчәнлеге, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында башкарыла торган зур проектлар, чаралар һәм басылган хезмәтләр хакында сөйләде, лексикография бүлегендә төзелгән сүзлекләр белән таныштырды. Үз хезмәте кергән сүзлекләр («Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», «Татарча-русча-латинча кош атамалары сүзлеге», «Татар теленең кыенлыклар сүзлеге») турында мәгълүмат биреп, галимә аларны мәктәп һәм авыл китапханәләренә бүләк итеп калдырды. Озак еллар ТӘһСИ директоры булып эшләгән якташлары – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Нурмөхәммәт Хисамов һәм аның тормыш иптәше – филология фәннәре докторы Фәһимә Хисамоваларның 80 яшьлеге уңаеннан чыгарылган «Фәнгә багышланган гомер» китабы да укучылар күңеленә хуш килде.
   Чүпрәле мәктәпләрендә, татарлардан тыш, чуваш, рус балалары да укый, һәм алар барысы да татарча бик оста сөйләшә. Чара ахырында төрле милләт укучылары башкаруында Эльвира Сафинаның туган телгә, туган якка, ата-аналарга багышланган шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый чаралар тагын да күбрәк үткәрелсен иде дигән теләктә калды.

Возврат к списку