Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә

16.04.2021
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Габдулла Тукай әдәби музее
    «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» ачык дискуссиясе
    2021 елның 23 апрелендә, 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия үткәреләчәк. Чара шагыйрьнең тууына 135 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай ХХ–ХХI гасырлар мәдәни хәятында» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында оештырыла.
Дискуссия кысаларында түбәндәге мәсьәләләргә кагылышлы фикер алышу күздә тотыла:
1. XX гасыр сәнгатендә Тукай: мейнстрим һәм аның альтернатив юнәлешләре.
2. Тукайның тормышы һәм иҗаты театр сәхнәсендә: традицияләр һәм новаторлык.
3. Тукай тасвири сәнгатьтә: реализм, модернизм, авангард.
4. Музыка сәнгатендә Тукай сюжетлары һәм образлары: музыкаль жанрларда миллилек.
5. Хәзерге сәнгатьтә Тукай: каннунар җимерелүме?
Спикерлар:
Әюпов Ренат Мирзахәсән улы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Кариев исем. Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры.
Байтирәк Илһам Илгиз улы, композитор, РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Камалов Ильяс Фәйзрахман улы, композитор, Г. Тукай исем. Татар дәүләт филармониясе солисты, К. Тинчурин исем. Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижёры, РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.
Софийская Айгөл Борис кызы, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире.
Солтанова Рауза Рифкать кызы, сәнгать белеме докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвири һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире.
Сөнгатуллина Алсу Габдулла кызы, композитор, пианист, Ә. Бакиров исем. № 6 балалар музыкаль мәктәбе укытучысы.
Төхвәтова Гүзәл Фәрдин кызы, филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай әдәби музее.
Улемнова Ольга Львовна, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тасвири һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәре.
Хисамова Динә Диас кызы, сәнгать белеме кандидаты, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның фәнни тәэмин итү һәм нәшрият эшчәнлеге буенча директор урынбасары.
Шкляева Людмила Михайловна, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тасвири һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре.

Модератор:
Ибраһимов Марсель Илдар улы, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире.

Белешмәләр өчен телефон: +7(843)590-86-67

Возврат к списку