Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы 15.04.2021
    9 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы узды.
   Чараны ачып, Комиссия җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов иң элек сүзне Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләховка бирде. Хәзерге вакытта Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өч бүлеге лингвистика өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр белән шөгыльләнә, һәм бу галимнәрнең эшчәнлеге Татарстандагы туган телләр өлкәсендәге барлык белгечләрнең тикшеренүләренә нигез булып тора, дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләсе актуаль булып кала, ә татар телен фәнни нигездә үстерү, фундаменталь тикшеренүләр өлкәсен киңәйтү, кадрлар әзерләү, аспирантларга һәм докторантларга стипендия ярдәме мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә дигән фикерләрне җиткерде М.Саләхов.
   Билгеле булганча, Татарстан Республикасында татар теленең гамәли кулланылыш даирәсен киңәйтү – аеруча җитди, даими игътибар сорый торган мәсьәләләрнең берсе. Дәүләт телләрен куллану юнәлешләре бик күп. Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин үз чыгышында язма (визуаль) массакүләм мәгълүмат чараларына җентекләбрәк тукталды.
   2014–2022 елларга телләрне саклау, өйрәнү, үстерү буенча дәүләт программасының 2.8.6. пункты нигезендә, тышкы һәм эчке визуаль мәгълүматны Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә бирү буенча җаваплылык профильле министрлыкларга һәм җирле үзидарә органнарына төшә. Әлеге эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен, төп норматив хокукый база булдырылган, аерым юнәлешләрнең билгеле бер эш механизмы да бар. Мисал өчен, республикада куела торган мемориаль һәм истәлек такталары буенча материаллар әзерләү өчен республика Мәдәният министрлыгы җавап бирә, ә аларның текстларына экспертиза уздыру һәм тәңгәллеген килештерү эше Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына йөкләнгән.
  Дәүләт хакимияте органнарының һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендәге мәсьәләләрнең тагын берсе – элмә такталарда дәүләт телләренең кулланылышы һәм алардагы текстларның дөрес язылышы. Республикада бу юнәлештә эш Министрлар Кабинетының 2017 елгы карары нигезендә алып барыла. Бу документ үз көченә кергәннән соң, институт тарафыннан үз эченә 6200 дән артыграк текстны ала торган 500гә якын мөрәҗәгать кабул ителгән һәм эшкәртелгән.
  Чыгышта билгеләп үтелгәнчә, әлеге карар үтәлеше дәүләт учреждениеләренең элмә такталарына мөнәсәбәтле генә гамәлгә ашырыла, коммерция өлкәсендәге оешмаларга карата таләпләр куела алмый. Бизнес структураларының, аерым алганда кибетләрнең, хезмәт күрсәтү оешмаларының элмә такталары, нигездә, рус яки чит телләрдә генә язылуын дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә Ким Миңнуллин институт тарафыннан «Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар телен рәсми визуаль мәгълүмат текстларында куллану принциплары һәм кагыйдәләре» дип аталган методик белешмәлек әзерләнүен билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең сайтында урын алган.
   Бүгенге көндә визуаль мәгълүматның татар телендә бирелешенә бәйле хәл итүне сорый торган мәсьәләләр аз түгел. Рәсми визуаль мәгълүмат чараларының аерым төрләрендәге җитешсезлекләрне төзәттерүнең бер юлы булып «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы тора. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әлеге системадагы «Исемнәр һәм язуларда хаталар» категориясенең модераторы вазифасын башкара.
   Хәзерге вакытта Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы нигезендә республика халкын татар телендәге элмә такталарда һәм мәгълүмат такталарында исемнәр һәм язулардагы хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс уздырыла. Аңа нәтиҗәләр агымдагы елның сентябрендә ясалачак.
   Быелгы ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителү, Президент каршында татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе төзелү, аның актив эшләп килүе зур өметләр уята, дип билгеләде докладчы. Әлбәттә, бер елда гына телләр проблемаларын хәл итеп бетерү мөмкин түгел, әмма киләчәктә дә эшләрлек эш механизмнарын, аларның төп принципларын булдыру, норматив хокукый документлар кабул итү алдагы эшчәнлекнең нигезе булып торыр дигән ышаныч белдерде.
   Утырышта шулай ук Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин чыгыш ясады.
   Комиссиянең күчмә утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе институтларының фәнни һәм гамәли хезмәтләре тәкъдим ителде.

Возврат к списку