Фитонимнар сүзлеге дөнъя күрде

09.04.2021
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлегендә төзелгән яңа сүзлек дөнья күрде (Үсемлек атамаларының татарча-русча аңлатмалы сүзлеге / Илһамия Сабитова, Гөлзада Саберова. – Казан: ТӘһСИ, 2020. – 216 б.). Хезмәтнең фәнни редакторы – И.И. Сабитова. 
   Сүзлектә татар теленең 1900 дән артык үсемлек исеме теркәлгән. Татар фитонимнарына аңлатма бирелгән, русча вариантлары күрсәтелгән. Бүгенгә кадәр үсемлек атамаларының шушы күләмдә бер системага салынып төзелгән сүзлеге юк иде әле. Басмада Татарстанда, үз җирлегебездә үскән үсемлекләрнең атамалары зур урын алган. Татар телендә үсемлекнең төзелешенә, аның өлешләренә караган шактый күп лексик берәмлекләр дә бар. Шуңа да сүзлектә фитонимнар белән бергә аларның анатомиясенә, физиологиясенә караган сүзләр, бер төрдәге үсемлекләр күпләп үскән урын атамаларының да кайберләре китерелгән. 
   Үсемлек атамалары тупланган сүзлекләрдән аермалы буларак, бу хезмәткә шулай ук халык арасында киң кулланылышта булган гөмбә исемнәре һәм аларның төзелешенә караган терминнар да кертелгән. Фитонимнар һәм алар белән бәйле лексика сигез төркемгә бүленеп каралган. 
   Әлеге сүзлек киң катлам укучылар, биологлар, табигатьне саклаучылар, сүзлекчеләр, тәрҗемәчеләр, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләре, укытучылар, шулай ук татар телен өйрәнүчеләр өчен файдалы белешмәлек булачак.

Возврат к списку