Сүзлекләр турында сюжет карагыз

07.04.2021
   Татар теле сүзлекләре: бүгенге көндә аларның ниндиләре бар? Нинди сүзлекләр эшләнә? Сүзлекләр ни өчен кирәк? – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикографлары Ринат Сәфәров, Фәридә Таһирова, Илһамия Сабитова, Эльвира Сафина шул хакта «Идел» журналының ютуб-каналына урнаштырылган видеороликта сөйлиләр.
   Журнал татарлар тормышындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, чаралар, фактлар турында видеороликлар сериясе чыгарып баруны планлаштыра. Бу сюжет – шул сериянең беренчесе.
  «Камус кайда туа?» дип аталган сюжетны түбәндәге адрестан карарга мөмкин: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/berenchese-kamus-kayda-tua.

Возврат к списку