Котлыйбыз!

Котлыйбыз! 05.04.2021
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге фәнни хезмәткәре Наталья Герасимованы кандидатлык диссертациясе яклавы белән котлыйбыз!
   Сәнгать фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклау Н.П.Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университеты каршындагы Д 212.117.10 диссертация советы утырышында 2021 елның 31 мартында узды.
   Н. Герасимова хезмәтенең темасы – «Татарстан мәдәнияте тарихында музей сәнгать коллекцияләре (1920–1930 еллар)». Фәнни җитәкчесе – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ольга Улемнова.

Возврат к списку