Г. Ибраһимовка багышланган чаралар

Г. Ибраһимовка багышланган чаралар 19.03.2021
  Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 134 ел тулуга багышланган чаралар бу көннәрдә Татарстан һәм күрше Башкортстан республикаларында, шул исәптән әдипнең туган ягы – Башкортстаннның Авыргазы районының Солтанморат авылында узды. 
  Белем бирү оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә фәнни-гамәли конференцияләр, әдәби-музыкаль композицияләр, нәфис сүз осталары конкурслары, экскурсияләр һ.б. оештырылды. 
  Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов язучының туган көнендә Казан шәһәренең Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназия укучылары белән очрашуда катнашты. Чара барышында ул укучыларга институтта гамәлгә ашырыла торган фәнни проектлар, Г. Ибраһимовның Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең 15 томлык академик тупланмасының 15 томлык әсәрләр җыентыгын әзерләү, яңа китаплар турында сөйләде. 
  Быелгы юбилей алды елында (2022 елда язучының 135 еллыгы билгеләп үтеләчәк) институт тарафыннан 15-томлыкның 11-15 томнары әзерләнеп Татарстан ктап нәшриятына басмага тапшырылды дип хәбәр итте ул. Алдарак басылган томнарга язучының әдәби әсәрләре (1-5), тел һәм әдәбият мәсьәләләренә караган хезмәтләре (6-10) керсә, соңгыларына татар тарихы, җәмгыять фикере үсеше, публицистика һәм әдипнең биографиясенә бәйле документлар тупланган. 
  Очрашу мәктәп скверында куелган Г.Ибраһимов бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Возврат к списку