«Фәнни десант» проекты

05.03.2021
     Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар кысаларында Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан ел саен «Фәнни десант» проекты тормышка ашырыла. Институт хезмәткәрләре республиканың мәгариф һәм мәдәният оешмаларында үткәрелә торган чараларда актив катнаша.
      Республикабызда Туган тел һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителгән агымдагы елның февралендә институт вәкилләре катнашында шулай ук күп кенә чаралар узды.
     Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган тел һәм әдәбият буенча республика олимпиадалары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашулар үткәрелде.
    11 февральдә Ш. Камал исемендәге Татар китабы йортында әдәбият белеме бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Фәрит Яхинның «Казан – шагыйрьләр шәһәре» дигән темага ачык лекциясе булды, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов 12 февральдә узган түгәрәк өстәлдә «Шәриф Камал: язучының иҗатын өйрәнү һәм аны заманча мәдәнияткә интеграцияләү» темасына доклад белән чыгыш ясады.
    19 февральдә Мамадыш районы Мәдәният йортында әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ильмир Ямалтдинов, гомуми лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Энҗе Кадыйрова катнашында Халыкара туган тел көне һәм республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган чара узды. Очрашуда шулай ук Институт галимнәре тарафыннан Мамадыш муниципаль районына комплекслы фәнни экспедиция нәтиҗәләре буенча әзерләнгән һәм нәшер ителгән «Милли мәдәни мирасыбыз. Мамдыш» (2016) («Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясе) басмасы тәкъдим ителде.
     19 февральдә сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова, бүлек хезмәткәрләре, сәнгать фәннәре кандидатлары Ольга Улемнова һәм Людмила Шкляева Казан халык һөнәрчелеге техникумында узган очрашуда катнаштылар. Институт вәкилләре техникум музее коллекциясе, туку, сәнгать бизәлеше буенча остаханәләр эше белән таныштылар, шулай ук уку йортының китапханәсенә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында нәшер ителгән китаплар, сүзлекләр бүләк иттеләр.
    Текстология бүлеге хезмәткәрләре Фәния Фәйзуллина һәм Гөлнара Зәйниева – Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернатында үткәрелгән чарада, халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова Россия Диния нәзарәтенең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исем. Казан мәдрәсәсе студентлары белән очрашуда катнашып, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге, басылып чыккан яңа басмалар турында сөйләделәр, аларның бер өлешен оешмаларның китапханәләренә бүләк иттеләр.

Возврат к списку