Каюм Насыриның туган җирендә чара

Каюм Насыриның туган җирендә чара 16.09.2021
   Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри һәм танылган әдәбият галиме Ганиева Резеда Кадыйр кызының туган җире – Зеленодольск районы Кече Шырдан авылы музей-китапханәсендә Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы уңаенан үткәрелгән чарада катнашты.
   Филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Яхин Фәрит Зәкиҗан улы, филология фәннәре докторы Рәмиев Зөфәр Зәйни улы һәм филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Абдуллина Диләрия Марат кызы түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар халкының рухи мирасын туплау, өйрәнү һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү юнәлешендәге эшчәнлеге белән таныштырды. Чара кысаларында Фәрит Яхин һәм Диләрия Абдуллина остазлары – танылган әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиеваның туган нигезендә куелган истәлек тактасына чәчәкләр салды.
    Казан галимнәре Кече Шырдан авылы музей-китапханәсенә Институт тарафыннан соңгы елларда нәшер ителгән китапларны бүләк итеп тапшырдылар.

Возврат к списку