Әсәр. Тамашачы. Сәхнә

Әсәр. Тамашачы. Сәхнә 02.11.2020
   Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлеге мөдире, татар драматургиясе өлкәсендә танылган белгеч Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре кандидаты, театр һәм музыка бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, театр белгече Айгөл Салихова, экспертлар буларак, «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проектында катнаштылар.
   «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан оештырылган яңа проектларның берсе, аның кысаларында җомга һәм шимбә көннәрендә театр музеенда татар драматургларының пьесалары буенча ачык укулар һәм фикер алышулар уздырыла.
   2020 елның августыннан октябрь аена кадәр үткән чараларда Рәдиф Сәгъди, Зөлфәт Хәким, Альберт Гадел, Зиннур Хөснияр, Мансур Гыйләҗев, Аманулла, Нурислам Хәсәнов, Ркаил Зәйдулла, Данил Салиховларның пьесалары укылды һәм тикшерелде. Авторлар катнашы белән узган бу очрашуларда төрле фикерләр һәм теләкләр яңгырады. Фикер алышулар дустанә, эшлекле атмосферада нәтиҗәле үтте. Аларда Казан театрлары артистлары һәм югары уку йортлары студентлары да актив катнашты.

Возврат к списку