элмә такталар конкурсы

Татарстан Республикасы халкын

татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс турында

Нигезләмә

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Әлеге Нигезләмә республика халкын татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс (алга таба – Конкурс) уздыруның тәртибен билгели.

1.2. Конкурс 2020 елның 6 июлендәге № УП-384 «Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия турында» Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә оештырылган Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия (алга таба – Комиссия) инициативасы буенча уздырыла.

1.3. Конкурсны оештыручы (алга таба – Оештыручы) – Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы;

1.4. Конкурс модераторы (алга таба – Модератор) – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты – «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының модераторы;

1.5. Әлеге Нигезләмәдә түбәндәге төшенчәләр һәм билгеләмәләр кулланыла:

«Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасы (алга таба – мобиль кушымта) – фотоматериаллы белдерүләр (хәбәрнамәләр) җибәрү өчен iOS яисә Android операцион системалары нигезендәге җайланмалар өчен мобиль кушымта;

шәхси кабинет – мобиль кушымтадагы персональләштерелгән эш пространствосы;

белдерү (хәбәрнамә) – мобиль кушымта аша яисә Модератор адресына язмача модерациягә кергән, үз эченә Татарстан Республикасы территориясендә урнаштырылган татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хатаны күрсәткән сурәтне алган фотоматериаллы заявка.

2. Конкурсның максатлары һәм бурычлары

2.1. Конкурс татар телен саклау һәм популярлаштыру, республика халкының игътибарын татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталар проблемасына җәлеп итү максатларында уздырыла.

2.2. Конкурсның бурычлары түбәндәгеләр:

киң җәмәгатьчелекнең игътибарын татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклау һәм төзәтү мәсьәләләренә җәлеп итү;

татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларының язылыш дөреслеген контрольдә тотуны активлаштыру;

рус һәм татар телләрендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлаглары текстларының тәңгәллеген контрольдә тотуны көчәйтү.

 3. Конкурсны уздыру тәртибе

3.1. Конкурс 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр уздырыла.

3.2. Конкурста катнашу хокукына Татарстан Республикасының барлык гражданнары, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән затлар да ия.

3.3. Конкурста катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:

iOS яки Android операцион системасының эшчәнлеген тәэмин итә торган җайланмага «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының (алга таба – «Халык контроле» ТР ДМС) мобиль кушымтасын урнаштырырга;

«Халык контроле» ТР ДМСның мобиль кушымтасында (яки Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтында, «Халык контроле» ТР ДМС бүлегендә) авторизацияләнергә, «Исемнәр һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга;

публикацияда төгәл адресны мәҗбүри күрсәтеп, татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталар белән тулы элмә тактаның (аның кайсы оешмага караганлыгы күренергә тиеш) фотоматериаллары белән белдерү (хәбәрнамә) җибәрергә.

Гражданнар тарафыннан «Халык контроле» ТР ДМС аша белдерүләр (хәбәрнамәләр) бирү мөмкинлеге булмаган очракта, конкурсант конкурста катнашу өчен, татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны күрсәтеп, төгәл адресны һәм фотоматериалны күрсәтеп, Конкурс Модераторына – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына iyali.anrt@mail.ru электрон адресына яки 420111, Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 12 нче йорт адресына язма мөрәҗәгать бирә ала.

Модератор килгән язма мөрәҗәгатьләрне «Халык контроле» ТР ДМСна үзе урнаштыра.

3.4. Мөрәҗәгать итүче, аның татар телендәге элмә такта текстындагы хаталар һәм (яки) аның рус телендәге элмә такта текстына тәңгәл булмавы турындагы белдерүе 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәрге чорда «Халык контроле» ТР ДМСнда бастырылганнан соң, конкурста катнашуга кертелгән дип санала.

3.5. Конкурста катнашучының белдерүе (хәбәрнамәсе) «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасында хәбәрләрне модерацияләү һәм бастыру кагыйдәләре нигезендә карау һәм татар телендәге элмә такталар текстларындагы хаталарны төзәтү һәм рус телендәге элмә такта текстына тәңгәлләштерү буенча тиешле чаралар күрү өчен җаваплы башкаручыларга җибәрелә.

3.6. Категория модераторы конкурска  кергән белдерүләрне (хәбәрнамәләрне) («Халык контроле» ТР ДМС аша «Исемнәр һәм язуларда хаталар» категориясендәге яки Модератор адресына кергән язма хәбәрләрне) исәпкә алуны гамәлгә ашыра, фотоматериалларны анализлый һәм ачыкланган хаталар расланган очракта, системада заявка буенча җавап урнаштыра һәм конкурс нәтиҗәләре буенча кергән татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталар турындагы заявкалар буенча аналитик белешмә әзерли һәм аны карау өчен Оештыручы һәм Комиссиягә кертә.

3.7. Конкурс нәтиҗәләре буенча Комиссия тарафыннан «Халык контроле» ТР ДМСнда урнаштырылган белдерүләрдә (хәбәрнамәләрдә) иң күп фотоматериаллар яки Модератор адресына кергән татар телендәге элмә такталар һәм мәгълүмат такталарындагы исемнәр һәм язулардагы расланган хаталар турындагы язма хәбәрләр җибәргән 10 (ун) җиңүче билгеләнәчәк һәм алар «Конкурс җиңүчесе» электрон һәм/яки басма дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

3.8. Конкурс комиссиясе белән килештерү буенча Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга үз призларын һәм бүләкләрен билгеләргә хокуклы спонсорлар җәлеп ителә ала.

3.9. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның 15 сентябрендә уздырыла.

 4. Йомгак нигезләмәләр

Әлеге Нигезләмәдә чагылыш тапмаган мәсьәләләр, Комиссия рәисе белән килештерү буенча, Оештыручы тарафыннан тәртипкә салына.